Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Сабадан солдатларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм китте

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

  Бу көннәрдә Сабаның гуманитар ярдәм әзерләү штабыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк әзерләп җибәрелде. Аны әзерләүдә, гадәттәгечә, районыбыз халкы, оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, волонтерлар, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчетләр зур көч куйды. Гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар һәм башка кирәк-ярак әзерләнде. 246 сугышчыга  500 ләп адреслы посылка тутырылды.

  «Юлга зур йөк белән өч олы машина кузгалды.  Егетләребезгә бер “УАЗ” машинасы озатылды, 70 ләп маскировка челтәрләре, газ балоннары, 120 кило саморез,  бокслар белән ашлар, чәк-чәк, тушенка,  су,  20 тартма сохари, йорт токмачы, 10 мең данә пилмән, госпитальгә урын-җир кирәк-яраклары тутырып җибәрдек. Солдатларга ярдәмне әзерләүдә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт. Гуманитар йөкне сугыш зонасына илтеп тапшыручы  ир-егетләребезнең  бу изге эшкә куйган өлешләре аеруча зур. Юлга Альберт Сираҗетдинов (инде сугыш зонасына баруы 100гә туладыр), Фидаил Сәйфетдинов, Җәмил абый Янгучин, Илнар Хуҗин, Айнур Шакиров, Ленар Вәлиев, Илнар Кадыйров, Рөстәм Шаһиев,Ленар Ярмөхәммәтов, Теләчедән Фәнил Әхмәтвәлиев һәм Ирек Әхмәтвәлиев кузгалды. СВОдагы егетләребезнең “запрос”ларын барлап, кайтартып, озатып җибәрүче Илнар Габдуллинга да рәхмәтлебез. Райондашларыбыз исән- сау барып җитеп, егетләребез белән күрешерләр,  туган як сәламнәрен тапшырырлар дип өметләнәбез. Алар да үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Соңгы вакытта элемтә начар тота, барыр юл җиңел түгел, техниканың да көйсез вакыты була, йә тәгәрмәчләре тишелеп тоткарлык ясый. Әмма артка чигенү юк. Анда егетләребез көтә. Туган яктан җибәрелгән ярдәм батыр солдатларыбызга җиңүгә өмет-ышаныч бирә. Барыбыз да догада, изге уйда. Хәерле күрешүләр булсын”,– диде волонтерлык штабыннан Люция Нәбиуллина.

    Һәммәбез дә шул теләктә. Гуманитар ярдәмне илтүчеләргә хәерле юл, исән-сау әйләнеп йөреп кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев