Түбән Утар авылы волонтерлары: “Һәр игелекне – йөрәк кушканга”
“Изгелек кылуда ярышыгыз” (хәдис)
Изге эштә халык берләште
Районыбызда волонтерлар хәрәкәте эшчәнлеге дәвам итә, һәр авылда диярлек аның әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтә. Түбән Утар авылы халкы да махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән бирле изге эшкә үз өлешен кертә. Бу авылда гуманитар ярдәм җыю авыл фельдшеры Гөлфия Гыйбадуллина инициативасы белән оештырыла башлый.
“Мобилизация башлангач, авылыбыздан башта 6 егетебезгә чакыру килде. Бик авыр көннәр иде ул. Нәрсәдер эшлисе, фронтка ничек тә булышасы килде, без башта җылы носкиларга акча җыеп тапшырдык. Аннары фронт өчен күмәк эшләргә күчтек: окоп шәмнәре ясадык, кич утырып марлялы тампоннар, повязкалар әзерләдек, күп нәрсәне интернеттан өйрәндек. Без – зур булмаган 58 хуҗалыклы авыл. Изге эшкә һәркем нәрсә белән булса да үз өлешен кертергә тырышты. Һәр атнага бер эш билгели идек, бер атнаны чәк-чәк пешердек, икенчесендә ипи киптердек, токмач кистек, кием-салымнар булдырдык, маскировка челтәрләре үрдек. Үзебездә яшелчә киптергеч юк иде. Халыктан җыелганын Шәмәрдәнгә Зөлфия апа Фәрхетдиновага илтә идек. Бу эштә ирем Айдар бик зур терәк, ярдәмче булды. Берара штабка урын-җир тегү өчен ситса-материаллар, сөлге-тастымаллар җыйдылар, өйләрдәге сандыклар бушады, барысын да илтеп тапшыра бардык. Бу эш хәзер дә туктамый. Авылдашлар төркеменә гуманитар ярдәм җыю турында хәбәр бирүгә сумка-сумка әйбер күтәреп киләләр. Гадәттә ярдәм җыю җомга – саваплы көнне оештырыла”,- ди Гөлфия ханым.
“Бәхетне бүлешсәң арта, хәсрәтне бүлешсәң – тарала”
Якынча 150 кешеле Түбән Утар авылы махсус хәрби операциягә 8 егетен озата. Кызганычка каршы, СВОга беренчеләрдән булып киткән Фаил Галимуллинның 2023 елның октябрендә үле гәүдәсе кайта. Хәзер дә хәрби зонадагы авылдашлары Илзат Шәймәрданов, Әнәс Гыймадиев, Данис Кәримов, Мөнир Хаҗиев, Илгиз Фәхретдинов, Радик Хәбибуллин (әлегә хәбәрсез) өчен әниләре, туганнары гына түгел бөтен авыллары белән ут йотып яшиләр.
“Әле улым Илзат 15 көнгә ялга кайткан иде. Менә иртәгә китә инде... Кременная шәһәрендә хезмәт итә, машина йөртә, кайнар зонага снарядлар ташый, солдатларга ашарга да кертә. Гаиләсе Шәмәрдәндә яши, бер улы, кызы үсеп килә. Улым турында уйламаган чагым юк, исәнлекләре өчен көне-төне дога кылабыз”, – ди күз яшьләрен сөртеп Мөнирә апа Шәймәрданова.
Фәридә ханым Гыймадиева да газиз улы өчен йокысыз төннәр үткәрүен яшерми:
“Улым Херсон якларында хезмәт итә. Хәбәргә чыгып тора үзе. Артыгын сөйләшми. “Хәерле иртә”, “Хәерле кич” дигән хәбәрен ишеткәч, без шуңа риза инде... Кайбер көнне элемтә булмый, ярты үлеп бетәбез... Шушы гуманитар ярдәм әзерләүгә килгәч, бераз тынычланып, күңелләрне басып кайтабыз”, – ди ул.
Авыл клубында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан батыр авылдашлары истәлегенә “Геройлар почмагы” булдырганнар. Аерым урында Фаил Галимуллинның хәрби киемнәре, фотосурәтләре, хәтта кан тамчылары сеңеп калган кул сәгате саклана.
“Бәхетне бүлешсәң – арта, хәсрәтне бүлешсәң – тарала, диләр бит. Моны безнең халык үз өстендә бик яхшы аңлады,– дип сөйли клуб мөдире Гүзәл Йосыпова. – Дөрес, авыр чакта почмакка карап елап ятып та була, ләкин безнең хатын-кызларны бу вәзгыять тагын да берләштерә төште. Кураторыбыз Гөлфия апа гуманитар ярдәм әзерләргә чакыргач, иң беренче солдат әниләре килде. Аннары аларга башкалар да иярде, шулай итеп махсус хәрби операциягә ярдәмләшүгә халык җигелеп кереп китте. Без – мәдәният хезмәткәрләре дә бу эшнең үзәгендә кайнадык. Героебыз Фаил Галимуллин истәлегенә булдырылган күргәзмәлекне дә яшь буынга батырлык үрнәге булып торсын дип, тарихка кертеп калдырасыбыз килде. Чыгымнарын капларга дуслары булышты. Шәхси әйберләрен төп йорттан Фаилнең бертуган абыйсы, әнисе урынына калган Әлфира апа барлап алып килде. Күргәзмә ачылгач, биредә Коръән ашы үткәрдек, догалар кылдык. Бу яшьләр өчен патриотик тәрбия чарасы да, гомернең кадерен белергә кирәк икәнен күрсәтә торган почмакка да әверелде хәзер.Фаилнең туганнары бик күп, монда килеп гел үзен искә алалар. Фаилнең бертуган сеңлесенең ире дә сугышта, әлегә хәбәрсез югалганнар исемлегендә, аның биш баласы бар, алар да монда килеп күңелләрен бушатып китәләр".
“Һәр игелекне – йөрәк кушканга”
Түбән Утарлылар гуманитар ярдәм әзерләүдән тыш, тагын бер изге эшнең башлангычында торалар. «Көмеш волонтерлар» хәрәкәтен Сабада да үстерү нияте белән, «Хәят» коммерцияле булмаган оешмасы 2021 елда «Торопыжкам с любовью» проектына волонтерларны җәлеп итә. Ягъни дөньяга аваз салырга ашыккан нарасыйларга йон җептән кием бәйлисең. Бу эшкә районыбызда Түбән Утар авылы хатын-кызлары да кушыла.
“Перинаталь үзәкләрдә табиблар җитлекми туган һәм авырлыгы бик кечкенә булган балаларга йон кием кидерәләр. Аны бөтен җептән дә бәйләргә ярамый, дөрес эшкәртелгән 100 процент йон гына кулланыла. Йон кадый торган булганга, бала хәрәкәтләнә, сулыш алырга онытмый, шулай ук бу үзенә күрә массаж да була. Әлеге киемнәр нәни тәнне җылытудан тыш сабые өчен өзгәләнгән әниләргә күңел җылылыгы да бирә. Алар үзләренең ялгыз түгел икәнлекләрен тоя. Түбән Утар авылы апаларының мәрхәмәтле йөрәкләренә, талмас кулларына сокланмаслык түгел. Бу юлы да 171 жилет, 176 шапка, 131 кием оекбаш бәйләп әзерләп куйганнар. Аларны якын арада Казанның перинаталь үзәгенә илтеп тапшырачакбыз” – ди “Хәят” җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова.
Киемнәрне кабул итеп алганда әлеге изге эштә катнашучыларга “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасының Саба бүлегеннән Рәхмәт хатлары һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең бер хәдисендә “Изгелек кылуда ярышыгыз” дигән. Түбән Утар авылының олы йөрәкле апаларына бу ярышта тиңнәр юктыр. Хәер алар аңа омтылмый да.Үзләре әйткәнчә, һәр игелекне йөрәкләре кушканга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп башкаралар. Кылган изгелекләре бәрабәренә үзләре дә игелек күрсен. Уллары исән-сау кайтып, бер өммәт булып, алдагы көннәрен тыныч тормышта үткәрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев