Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ләйсән Басыйрованың интим фотосессиясеннән соң “Болгар кызлары” продюсеры җитди карарын әйтә

“Болгар кызлары” триосы продюсеры Айгөл Зиннәтуллина төркем солисты Ләйсән Басыйровага карата кабул ителгән карарны төркемнең шәхси битендә урнаштырды. Исегезгә төшерәбез, Ләйсән Басыйрова интим фотосессиядән сурәтләрен шәхси инстагарам битендә урнаштырган иде. Ул бу фотоларда ванна бүлмәсендә төрле позаларда фотога төшкән. Мондый хәлдән соң, Айгөл Зиннәтуллина Ләйсән Басыйрованың төркемдә сынау срогын узмавын һәм төркемнән китәчәген әйтте.

Кайчагында сез өстән генә күргән әйбер, эчтән дә шулай, дигән сүз түгел. Килеп чыккан бу хәл ел дәвамында кабатланды. Беркем дә шәхси тормышка тыкшынмый һәм эш бер генә фотосурәттә түгел. Коллективта билгеле бер кагыйдәләр бар һәм аларны Ләйсән Басыйрова башкармады. Мондый фотоларны гомуми күзәтүгә куймауны сорап, без аңа күп тапкырлар мөрәҗәгать иттек. Әмма бу дәвам итте. Бу кешедә трио җитәкчесенә дә, төркем тарихына да, коллективның үзенә дә бернинди хөрмәте юк! Ләйсәннең яшәү рәвеше һәм әхлакый фикерләре “Болгар кызлары” триосында эшләү өчен туры килми.

Без беркайчан да мөселман коллективы булмадык, без милли коллектив, ләкин заман белән бергә атлыйбыз, тәҗрибә туплыйбыз, ниндидер яңалык эзлибез, төрле юнәлешләрдә эшлибез. Шоу-бизнес үз кагыйдәләрен әйтә, чөнки ул җырчылар, төркемнәр белән шыгрым тулы һәм безгә төрле проектларда эшләргә, төрле телләрдә җырларга һәм килеп туган стереотиплардан китәргә туры килә. Әмма беркем дә безне оятсызлыкта, бозыклыкта һәм азгынлыкта гаепли алмый!

Пиар! 30 елга якын яши торган группага мондый пиар кирәк түгел. Коллективның иҗаты, эше, тарихы – менә нәрсә мөһим, “пычрак кием” хакында фикер алышу түгел. Проблеманың тирәнлеген белмичә, фикер йөртү җиңел. Ләйсән Басыйрованың триодан китүе – бөтен коллектив карары. Бер елдан кимрәк эшләп, ул сынау срогын узмады”, дип белдергән төркем продюсеры Айгөл Зиннәтуллина.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев