Узган сишәмбедә аның мәетен йөк машинасы кабинасында тапканнар.
Казанның Җиңү проспектында трамвай юлына чыккан фура йөртүчесе үзенә кул салган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарныдагы үз чыганагы хәбәр итте.
Ир-атның мәете йөк машинасы кабинасында табылган. Хокук саклаучылар бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
«Татар-информ» агентлыгы кичә иртән йөк машинасы йөртүчесе идарәне югалткан һәм трамвай юлына чыгып, ике юнәлештә дә хәрәкәтне чикләгән дип хәбәр иткән иде. Һәлакәт урыныннан видео социаль челтәрләрдә чыкты.
Фото: соцсети
Нет комментариев