Кыргызстанда 100гә якын мәктәп укучысы дискотекада ис газы белән агуланган
Хәвеф-хәтәр

Кыргызстанда 100гә якын мәктәп укучысы дискотекада ис газы белән агуланган

Алты бала бик авыр хәлдә.

Кыргызстанда дискотекада ис газы белән агуланган 100гә якын мәктәп укучысы хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Кичә Кегеты авылында VII һәм VIII сыйныф укучылары мәктәп спорт залында дискотека оештырган. Спорт залында ут булмаганлыктан, алар электр генераторы кулланган. Нәтиҗәдә, залны төтен каплап алган.

75 зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр, алты бала бик авыр хәлдә.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Газ исе - ис газы?

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Угарный газ