Машина йөртүче һәм пассажир алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән
Якшәмбе, 26 июльдә, Питрәч һәм Кулай авыллары арасындагы автомобиль юлында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено Дастер» автомобиле руле артында булган 1973 елгы ир-ат идарә итә алмыйча, юл кырыена төшеп каплана. Һәлакәт нәтиҗәсендә 1971 елгы машина йөртүче һәм пассажир авыр җәрәхәтләр ала. Табибларның тырышлыгына карамастан, икесе дә медицина учреждениесендә үлгән.
Нет комментариев