Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике машинаның йөртүчесе һәлак булган

Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган.

9 апрельдә Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында килеп чыккан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте «Татар-информ»га шул турыда хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Skoda маркалы автомобиль юлда каршы якка чыккан һәм анда Volkswagen белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң Чехия автомобиле каршына Хонда машинасы эләгә.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Skoda машинасының  54 яшьлек шоферы һәм Volkswagen машинасының  51 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана», - дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-oc-avtomobil-bareleskan-ike-masinanyn-iortucese-halak-bulgan-5852898

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев