Районыбызның яшь журналистлары "Алтын каләм" фестивалендә булып кайттылар [+фото]
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызның яшь журналистлары "Алтын каләм" фестивалендә булып кайттылар [+фото]

26 нчы июньнән 30 нчы июньгә кадәр, XXII нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр "Алтын каләм" Республика фестивале булып узды.

Журналистиканың татар, рус матбугате, радио- телевидение , PR, дизайн өлкәләрендә, Татарстан Республикасының 25 районынан килгән укучылар көч сынаштылар. Бәйгедә Саба районының Явлаштау урта мәктәбеннән 2 укучы катнашып, татар матбугаты өлкәсендә, 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә Ильшат кызы "Иҗат" номинациясендә диплом белән һәм 7 нче сыйныф укучысы Галиева Гөлинә Рөстәм кызы сертификат белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.


Нет комментариев