Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бадминтон уйнарга әзерләнегез

Районыбызда декабрь һәм 2017 елның гыйнвар айларында оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл һәм шәһәр җирлекләре арасында бадминтон буенча район чемпионаты үтәчәк.

Чемпионатның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бадминтонны спортның Олимпия төре буларак популярлаштыру, иң оста уенчыларны ачыклау. Уеннарны үткәрү урыны - Тимершык урта мәктәбе спорт залы. Ярышларга 18 яше тулган, Саба районында яшәүче, тиешле әзерлеге һәм табиб рөхсәте белән ир-егетләр һәм хатын-кызлар кертелә. Чемпионатта катнашу өчен заявкаларны 13 декабрьгә 12 сәгатькә кадәр odms.saba@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Заявкалары булмаган һәм тормышлары иминиятләштерелмәгән кешеләр ярышларга кертелми. Ярышларның төгәл графигы 13 декабрьдә үткәрелгән жирәбәдән соң билгеле булачак. Ярышлар 5 разрядта (ир-егетләр, хатын-кызлар һәм микст, ягъни ир-егетләр һәм хатын-кызланың парлашып уйнавы). Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев