Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Байлар Сабасында референдум акчасына ниләр эшләнгән

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республикабызда инде 3 ел җирле референдум үткәрелде.

2016нчы елның 27нче мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә килсәк, анда барлык халыкның 78,1 проценты катнашып, шуның 86,3 проценты "әйе", 13,7 проценты "юк" дип тавыш бирде. Шуның нәтиҗәсендә халыктан 1 млн. 926 мең сум акча җыелды (махсус карар нигезендә әлеге акча 1х4 нисбәтендә арттырыла). Ел дәвамында Газовая һәм Молодежная урамнарында балалар өчен уен мәйданчыгы һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 2 млн. сумлык махсус мәйданчыклар, Титов һәм Комаров урамнарында җәяүлеләр өчен басма төзелде (1 млн. 600 мең сумлык). Шулай ук Сабинка елгасы буендагы карт агачларны кисү, Байлар Сабасы бистәсендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтлау эшләре башкарылды.

Бүгенге көндә исә 2016нчы елның 20нче ноябрендә алдагы ел өчен үткәрелгән референдум акчасын җыю эше бара. Саба шәһәр җирлегендә эшләүчеләр акчаны оешма, учреждение, предприятиеләргә йөреп тә, административ бинаның үзендә дә җыялар. Шулай ук акчаны Ак барс банкта да түләргә мөмкин. Бүгенге көнгә барлык халыкның 30 проценты акчаны түләде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев