Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп булган 105 кешене судка биргәннәр

Коммуналь хуҗалыклар тормыш-көнкүрешендә нык чагылыш тапкан эшчәнлек алып бара.

Алар ел дәвамында хәл иткән проблемалар, алдагы хисап чорына куйган планнар барыбызны да кызыксындыра. Узган атнада Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов катнашкан җыелышта шул хакта сөйләштеләр. Коммуналь хуҗалыкның һәр тармагындагы эшчәнлеккә җентекле анализ ясалды. Предприятие директор Илнур Хәбибуллин чыгышыннан күренгәнчә, халыкны сыйфатлы су белэн тәэмин итү, җылы бирү, каты көнкүреш калдыклары чагыру - төп бурычларның берсе булган. 2016 елда Сабага һәм 34 авылга 486 мен кубометр су бирелгән. Сыйфат даими контрольдә. Су анализлары өчен генә 200 мең сумга акча тотылган. Предприятие хәзер халыкка суны каптажлардан бирүне алгы планга куя, әмма югалтулар да зур, ул җәйге айларда 40-50 процентка кадәр җитә, ә халыкның түләнмәгән бурычы 305 мең сум тәшкил итә. Коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп булган 105 кешене судка биргәннәр. Кулланучыларның 90 проценты су хисаплагычлар аша ала. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Олы Нырты, Олы Кибәче, Юлбат авыл җирлекләрендә күпкә түбәнрәк. Хуҗалык быел авылларда су трассаларына ревизия ясап, иске колонкаларны алып бетерүне, Елыш авылына каптаждан су бирүне һәм башняларның иминлеген тәэмин итүне планлаштыра. Су чыгару буенча да эш күләме арта, Сабада канализация челтәренең озынлыгы 23 километрга җитә. Узган ел су чыгару челтәреннән түләмичә генә файдаланучылар ачыкланып, алар белән килешүләр төзелгән. Бу мәсьәләне Рәис Миңнеханов та игьтибарга алды. Җир астыннан алына торган суда селте микъдарының арта баруын күздә тотып, канализация булган урамнарда суны чокырга агызучыларга экология буенча таләпне арттыру зарурлыгына басым ясады. Шулай ук автотранспорт хуҗалыгыннан да чыгымнарны киметеп, сакчыл һәм рациональ файдалану бурычын куйды. Предприятие быел җылылык трассаларына тикшерүләр уздырып җылылык югалтуны бетерү чаралары күрәчәк.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев