Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Мәдәният

«Хыяллар һәм өметләр кәрзине»: Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен мастер-класс үтте

Яшь катнашучылар төрле материаллардан уникаль эшләнмәләр ясадылар, сәнгать күнекмәләрен үстерделәр һәм бер-берсенә ярдәм итеп, команда рухын ныгыттылар.

   24 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Теләкләр кәрзине» дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс барышында һәр катнашучы үзенең креативлыгын һәм фантазиясен күрсәтте, уникаль эшләнмәләр ясады. Балалар төрле материаллар: төсле материаллар, кәгазь, табигый һәм декоратив элементлар кулландылар. Мастер-класс сәнгать күнекмәләрен үстереп кенә калмады,  балаларга үзара  идеяләрен алмашырга  ярдәм итте. Чара азагында барысы да  хыял һәм өметләр белән тулы «теләкләр кәрзине»н күрсәттеләр. Бу чара балаларга үз сәләтләрен күрсәтү һәм уңай хис-кичерешләр алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Мәдәният йорты белгечләре мондый иҗади очрашулар яшь осталарны яңа казанышларга рухландырып дәвам итәр дип ышана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев