12 декабрь -Россия Конституциясе көне
Конституция-дәүләтнең төп законы-Россиянең бөтен хокук системасының үзәге һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели.
Ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көне — Россия Дәүләтенең истәлекле даталарының берсе.
Бу көнне 1993 елда бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Конституциянең тулы тексты 1993 елның 25 декабрендә «Российская газета» да басылып чыкты. 1994 елдан, Россия Президенты Указы нигезендә («Россия Федерациясе Конституциясе көне турында» һәм «12 декабрьнең эшләми торган көне турында») 12 декабрь көне дәүләт бәйрәме дип игълан ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев