Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр арта

Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы билгеләнгән. Ул 169 сумга артып, 13 135 сум тәшкил итә. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

2024 елдан Татарстанда яшәү минимумы 13 135 сумга кадәр арта

Фото: © «Татар-информ»

Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме 14 317 сумга кадәр арттырыла (14 133 сумнан), пенсионерлар өчен ул 11 151 сум урынына 11 296 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, балалар өчен яшәү минимумы күләме 12 741 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ноябрь ахырында карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.

2023 елның сентябрендә кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертелде. Бу версия буенча, 2024 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 12 966 сум тәшкил итәргә тиеш булган. Шулай итеп, Татарстанда яшәү минимумы 2023 елга 916 сумга артачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasau-minimumy-2024-eldan-13-135-sumga-kadar-arttyryldy-5880689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев