Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аһ, чукынчык

Аһ, чукынчык!

Күрше карчыкның малае

Мәскәүдә зур белем алды,

Кесәсенә диплом салгач,

Шунда төпләнеп тә калды.

Газиз әнкәсенә егет

Хәбәрләрен сирәк салды.

Хат язарга ялкауланып,

Кесә телефоны алды.

Ә әнкәсе, көн тудымы,

Аннан җылы хәбәр көтте.

Бәлки әле килен белән

Кайтырлар дип өмет итте.

Улы телефон номерын

Телеграф аша сукты.

Үзе һаман дөнья куды,

Эзләп чапты бер дә юкны.

Ял итәргә дә кайтмады,

Шулай шактый еллар үтте.

Әби, озын номер тотып,

Күршеләргә кереп китте.

Спутник аша җитез дулкын

Тиз әйләнеп үтте Җирне:

" Недоступен ваш номер",- дип,

" Кыз - автомат" җавап бирде.

Замана телефоннары

Хәзер бит шулай көйләнгән.

Әби коелыплар инде:

Улы марҗага өйләнгән!..

Гүзәлия Ганиева.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев