Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрельдә артачакмы?!

Рульдәгеләргә сөенечле хәбәр бар: баксаң, Россиядә бензин бәясе Европада иң арзаннардан берсе икән. “Рейтинг” агентлыгы бел­гечләре 33 илдәге вәзгыятьне өйрәнгән. Тикшерүдә Казахстан да катнашкан. Узган ел азагында һәм бу ел башында автомобиль ягулыгы бәялә­рен чагыштырганнар. Арадан иң кыйммәтлесен – 95 нче маркалы бензинны сайлаганнар.

Юл чыгымнары, барыннан да бигрәк, Казахстанда кимрәк. Биредә “95ле”нең бер литры 30 сум 90 тиен тора. Икенче урында – Россия (45 сум). Беренче өчлеккә Белоруссия (46 сум 90 тиен) дә эләккән. Украинада исә 95 нче маркалы бензинның бер литры 72 сум 10 тиен тора. Ягулык бәясе Көнчыгыш Европа илләрендә дә чагыштырмача арзан, ди. Иң кыйммәтле бензин – Нидерландта. Биредә “95ле”нең бер литрын 117 сум 70 тиенгә сатып алырга мөм­кин. Норвегия, Дания, Италия, Грециядә исә ягулык уртача 112 сум тора.

 
Белгечләр тагын бер күрсәткечне исәпләп чыгарган. Ул да булса, теге яки бу илдә уртача хезмәт хакына ничә литр бензин сатып алырга мөмкин икәнен әйткәннәр. Беренче урында – Люксембург. Биредә айлык акчага 3 мең литрдан артык ягулык алып була, ди. Белгечләр әйтүенчә, Люксембургта ягулык бәясе чагыштырмача арзан, шул ук вакытта бу илдә хезмәт хакы күрсәткече Европада иң зурлардан берсе. Икенче урында – Норвегия (2 мең 300 литр). Беренче өч­леккә Австрия, Бөекбритания, Швеция һәм Дания дә эләккән (1 мең 900 литр). Бу исемлектә Россия егерменче урында урнашкан. Безнең ил халкы айлык хезмәт хакына уртача 826 литр “92ле” бензин сатып алырга мөмкин, дигәннәр. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда “АИ-92”­нең бер литры – 40 сум 50 тиен, “АИ-95”нең бер литры – 43 сум 10 тиен тора. Моңа кадәр илнең Энергетика министр­лыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт быелның 31 мартына кадәр ягулык бәясе үсешен тоткарлауга бәйле килешү имзалады.

Фото: https://pixabay.com | IADE-Michoko

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев