Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга кайтыгыз!

Ишле гаиләләргә ярдәм чаралары тагын да артырга мөмкин. Авылда итәк тутырып бала үстерүчеләргә торак субсидиясе бирә башламакчылар. Яшь әтиләргә исә озаграк ял итәргә тәкъдим иткәннәр.

Россия Дәүләт Думасында яңа канун проектын тик­шерә башлаганнар. Аның кысасында, салада җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләрнең торак мәсьәләсен хәл итү каралган. Түбәле булуның тагын бер шарты бар: җиденче баласын тапкан яки уллыкка алганнан бирле, гаилә ки­мендә ун ел авылда яшәргә тиеш. Канун проекты яклау тапкан очракта, ишле гаи­ләләргә торак сатып алу яки яңасын төзү өчен бер тапкыр матди ярдәм күрсә­те­ләчәк. Йорт яки фатирның мәйданы да билгеле. Ул күп­челек төбәкләрдә га­мәл­дә булганча, бер кешегә 18 квадрат метрга тиң, дип аң­латкан яңалыкны тәкъ­дим итүчеләр. Димәк, җиде бала тәрбияләүче әти-әни 162 квадрат метрлы торакка өмет итә ала. Төзелеш бәя­сенә килгәндә, әлеге күр­сәткеч төбәк базарында бил­геләнгән уртача кыйм­мәттән артып китәргә тиеш түгел, ди.


Дәүләт биргән акчаны дөрес файдалануны да тие­ненә кадәр тикшереп торырга ниятлиләр. Документ нигезендә, субсидия алган гаилә ике ел эчендә төзелеш эшләре турында хисап тапшырып бетерергә тиеш. Яңалыкны уйлап табучылар фикеренчә, канун проекты илдәге демографик вәз­гыять­не яхшыртачак. Авылда яшәргә теләү­челәр саны артачак дип тә өметләнәләр.


Сүз уңаеннан, бала тәр­бияләүгә бәйле тагын бер яңалык бар. Монысы гаилә башлыкларына кагыла. Дәү­ләт Думасы депутаты Василий Власов яшь әти­ләргә түләүле декрет ялы бирергә тәкъдим иткән. Дөрес, ун көнгә генә. Бак­саң, гамәлдәге канун ниге­зендә, бала тугач, әтиләр биш көн ял алырга хаклы икән. Тик бу көннәр өчен акча исәпләнми. Власов әнә шул “хата”ны төзәтмәкче, күрәсең. “Бүген яшь әти­ләрнең хокуклары тиешен­чә якланмаган. Шуңа күрә әлеге юнәлештә эшне кө­чәйтергә кирәк”, – дигән ул.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев