Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның җидесен үткәрәләр

Чарага 100гә якын кеше җыелды.

Бүген Мәрҗани мәчетендә бөек җырчы Илһам Шакировның вафат булуына җидесен үткәрергә дип аның туганнары һәм татар җәмәгатьчелеге җыелды.

Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев һәм Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрделәр.

Җәлил хәзрәт мәчеттә җыелган 100гә якын кешене Илһам Шакиров рухы хөрмәтенә күмәк тәсбих кылып дога кылырга чакырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Коръән Кәримнән өзекләр укыды.

Килгәннәр арасында - Роберт Миңнуллин, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина, Фәндәс Сафиуллин, Рөстәм Маликов, Ренат Харис, Илфир Ягъкубов, Камал театры актерлары һәм башкалар.

Шулай ук чарага Болгар Ислам Академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев һәм Казан Кремле тыюлык музее директоры Зилә Вәлиева килде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев