Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Песков: Путин Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален төзүгә каршы түгел

Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында Владимир Путинның югары тизлекле магистраль төзелешенә каршы чыгуы турында мәгълүмат дөнья күргән иде.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән Владимир Путинның Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрале төзелешенә каршы чыгуына бәйле мәгълүматны кире какты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Төрле вариантлар карала, әле ниндидер хәлиткеч карарлар кабул ителмәде, шунлыктан теге яки бу вариант башкасы файдасына тулысынча кире кагылган дип әйтү дөрес түгел, эш дәвам итә», - диде Песков һәм хәлиткеч карарның әлегә кабул ителмәвен искәртте.

Магистраль төзелеше - бик катлаулы процесс, дип билгеләп үтте Президентның матбугат сәркатибе.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален Кама агломерациясенә кадәр озынайтырга ниятлиләр. 

Фото: https://pixabay.com | jingoba

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев