Татарстан Дәүләт Советы рәисе Нәүрүз кунакларын бәйрәм белән котлады.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Казан ипподромында уздырылган Нәүрүз бәйрәме белән котлады һәм аның Дуслык бәйрәме булуын билгеләде.
“Бу - төрки һәм иран халыклары бәйрәм итә торган борынгы бәйрәмнәребезнең берсе. “Нәүрүз” – “яңа көн” дигәнне аңлата. Бәйрәмнең исеме барысын да сөйли. Бу - яңа тормышның башлануы, карлар эреп, яз җитү, җирдәге бар кеше дә теләгән тигезлеккә ирешү”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Һәр халыкның ашлары, киемнәре, традицияләре, гореф-гадәтләре - һәммәсе дә иң яхшылардан. Һәм бүген без моны күрә алабыз. Нәүрүз - күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Нәүрүз – төрки халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыра торган Дуслык бәйрәме. Чыгышының ахырында ул барлык кунакларга да уңышлар теләде.
Фото: Александр Эшкинин
Нет комментариев