Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Машина номерын салдырып, парковка өчен түләмәүчеләр ризасызлык тудыра

Парковкаларда автомобиль куеп торучыларның барысын да бертигез хокуклы итү буенча Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юлланачак.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, машинасының номерын салдырып, парковка өчен түләмәүчеләр халыкта ризасызлык тудыра. Бу мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юлланачак.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга соңгы вакытта мондый очракларның ешаеп киткәнен әйтте. Автомобиленең дәүләт номерын салдырып, парковкаларда туктап торучыларга карата җәза кертү тәкъдимен Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башка район-шәһәр җитәкчеләре дә җиткергән.

Парламент рәисе бу мәсьәләнең федераль дәрәҗә каралуын билгеләп узды. “Чувашстаннанмы, Марий Элдан, башка җирдән килгән кеше машинасын калдырса, безнең аның белән сөйләшергә хокукыбыз юк. Номеры булмагач, машинаның хуҗасын да таба алмыйбыз. Бу федераль үзәк үзгәртә торган әйбер, шунлыктан без мөрәҗәгать әзерлибез”, - дип белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы да, район һәм шәһәр башлыкларының күбесе бу мәсьәлә буенча борчуларын җиткергән. “Машинаны куялар, номерын кесәсенә салып китә, машина тәүлекләр буе тора, урын бушамый дигән сүз. Ә кешеләр балалары белән кибеткә, кинотеатрга һәм башка урыннарга да килә. Урын буш булмаганга гарьләнәләр”, - диде.

Парламент башлыгы төп бурыч штраф салып, керемне арттыру түгел, ә бу мәсьәләдә тәртип салу булуын билгеләп үтте. “Түләмичә күпме кирәк, шулкадәр торучылар халыкта ризасызлык тудыра. Бөтен кеше дә бертигез хокуклы булырга тиеш. Килгәнсең, куйгансың икән, күпме вакыт торгансың, шул вакытка түлисең. Без мөрәҗәгатебезне бу сессиядә карап, Россия Хөкүмәте Рәисенә җибәрергә исәпләп торабыз”, - диде.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев