Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар язып та күрсәткән!

Һай озак язды бу китабын Илдар. Аны тиз генә язып бетереп булмасын беләм инде мин, архивларга бер генә бармаган. Гадәттә Татарстан Республикасы Милли архивының уку залында күрешә идек без аның белән.

Уку залында гел кеше була, кем килгәнен,кем киткәнен чамалап та бетереп булмый. Тарих коесына чумып, энә эзләргә азапланучыларның үз мәшәкате: вакыт барда эшләп калырга кирәк. Менә шул том-том тарихи документлар күченә башы белән чумганнар арасыннан Илдарның мыегы чагылып китә. Әһә, Кыямов бүген дә килгән икән, дип, туганыңны очраткандай куанып куясың. Аның да сәбәбе бар: Илдар бик ярдәмчел һәм игътибарлы тарихчы.

Еш кына гарәп имлясында язылган бер сүзне кат-кат укып та төшенә алмый җәфаланган чаклар була. Ә ул синең тулгаклап интеккәнең күреп, күз чите белән генә карап ала да, укып бирә. Чөнки ул тирән фикерле белгеч, ул галим кеше! Ул да түгел аның да шатлыгы тулыша: кара әле, унсигезенче гасыр чебене монда, бик сирәк экспонат, ди. Үзе елмая, чын сабый инде менә. Соң кем инде чебен күреп сөенеп утырсын! Хәер, архивта казынучыларның күбесенә хас ул сыйфат. Ниндидер бер шәп документны табасың да, менә бит ничек булган, галәмәт, күрдегезме дип, анда утырган һәркайсына мактанып йөрисең. Алтын балык тотканмыни! Ә Илдар тагын киң күңеле белән хөрмәт казана: менә суд эшләрен карап кара әле, фәлән фонд, фәлән тасвир дип… табышлары белән уртаклаша. Мин эзләгән теманы кая да булса күрсә, янә язып ала, рәхмәт яугыры.  Ул да түгел, колаклы бүрекләрәрен батырып кия дә кайтырга кузгала: “Мөршидә карта пешергән, кайтыйм әле суынганчы”… Икенче көнне Илдар бәлешкә кайтып китә…

Ун еллап кына язгандыр ул китапны. Авылдашларының халәтен аңлыйм, мин дә зарыгып көттем китабын. Менә кулымда автор бүләк иткән “Кара Чишмә карьясе” дигән калын җыентык, тарихи-документаль әсәр.720 бит! Аның теле… шулкадәр нәфис һәм шулкадәр әдәби. Тарих кимәленнән карасаң да, саллы. Авылдашлары өчен генә түгел, татар халкы өчен дә зур мирас ул. Туган җирен өзелеп яраткан кеше генә шундый эш башкарып чыгарга сәләтледер.

6f4d6b14-dffb-4c26-be39-dd37027494f3

Илдар Кыямовның “Казан” милли мәдәни үзәгендә үткәреләсе китабын тәкъдим итү кичәсенә барышлый гына туган рәхмәт хисләре бу. 16 февральдә, кичке сәгать алтыда. Бу китапны мин шактый кулга алырмын әле. Шулайга охшап тора.

cd044d26-30bd-44ae-a3bb-82335510e69c

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев