Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Саба халкына иң матур спектакльләрен тәкъдим итәчәк
Яңалыклар

Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Саба халкына иң матур спектакльләрен тәкъдим итәчәк

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 16-22 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була. Сабалылар кичен Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» спектаклен карый ала, ә балаларга Рафис Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк. Спектакльләребезне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз: 16 гыйнвар - Кызыл Мишә...

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 16-22 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була.
Сабалылар кичен Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» спектаклен карый ала, ә балаларга Рафис Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк.
Спектакльләребезне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз:
16 гыйнвар - Кызыл Мишә (Мәдәният йорты)
17 гыйнвар - Байлар Сабасы (РДК)
18 гыйнвар - Эзмә
19 гыйнвар - Явлаштау
20 гыйнвар - Югары Симет
21 гыйнвар - Кече Шыңар
22 гыйнвар - Бигәнәй
Кичке спектакльләр 19.00 сәгатьтә, ә балалар өчен тамашалар 9.00, 11.00 сәгатьләрдә башлана.

Нет комментариев