Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызына бала табып биргән

45 яшьлек хатынны бу юлга нәрсә этәргән микән?

Әлеге хәл Бөекбританиядә була. Джули Брэдфорд үзенә оныкны үзе таба. Әлеге юлга кызы кичергән куркыныч авыру этәрә. Джессиканың аналык функциясенә рак авыруы нокта куя. Әлеге диагнозны аңа 18 яшь булганда куялар, көчле терапия ярдәмендә ул аякка баса, ләкин бала табу аңа насыйп булмый. Дәвалау башланганчы кызның күкәй күзәнәген катырырга булалар һәм бу тормышка чыккан кызга ана булу бәхетен бирә дә инде.

Кызының авртуларын җиңеләйтә алмаган ана үзен гаепле хис итә. Шуңа күрә Джессика әни булырга теләп суррогат ана эзли башлагач та Джули бик рәхәтләнеп бу мөһим эшкә үзе алына.

Шулай итеп, 2 декабрьдә Джули кызына ул, үзенә онык таба. Малайга Джек дип исем бирәләр.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/20052-kyizyina-bala-tabyip-birg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев