Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур исем кушучыларга - бүләкләр

Балтач мөхтәсибәтендә Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә чираттагы имамнар җыелышы булды.

Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә катнашты. Иң беренче итеп Җәлил хәзрәт килгән кунакларны Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен эшләп килгән "Әс-сәлам" тәрбия үзәге белән таныштырды.

Җыелышның икенче өлешендә Җәлил хәзрәт мөхтәсибәттә ел әйләнәсендә район имамнары тарафыннан мөселманча матур исем кушу юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм аерым имамнарга мөхтәсибәт бүләкләрен тапшырды. "Үткән ел имамнарыбыз кушкан исемнәр арасында 13 исем мәгънәсез булып чыккан. Һәм аларның икесе һаман да - Раяз. Шулай да шәригатькә туры килмәгән исемнәр кушу очраклары кими бара. Алайса аннан алдагы елда шундый 25 исемгә юлыктык, кәеф бик киткән иде", - ди хәзрәт.

Чара барышында мөхтәсибәт эшчәнлегендә бәйле оештыру мәсьәләләре каралды. Имамнар апрель аенда узачак корылтай хакында да сүз алып барды. Район имамнары мөхтәсибәттән мөфтилеккә Камил хәзрәт Сәмигуллинны, ә баш казый вазыйфасына Җәлил хәзрәт Фазлыевны тәкъдим итеп тавыш бирде. Әлеге кандидатуралар бертавыштан хупланды.

Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфтилеккә бүгенгә көнгә кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим иткән иде. Хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр алардан гаризалар кабул ителә. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда карала, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/m_selmancha_matur_isem_kushuchylarga_baltach_m_kht_sib_te_b_l_kl_re/1-1-0-18211

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев