Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Шаян һәм тапкыр Саба укучылары бер сәхнәгә җыелды [+фоторепортаж]

Бүген, 28 март көнне, Балалар иҗат үзәгендә районыбыз мәктәпләре арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының финал ярышлары үтте.

Ярышта Эзмә урта мәктәбенең "M&Ms», Саба гимназиясенең "Переходной возраст", Түбән Шытсу төп мәктәбенең "Яшел сникерс", Завод-Нырты урта мәктәбенең "Сюрприз", Шекше төп мәктәбенең "Бетергечләр" командалары көч сынашты.
КВН уены барлыгы 3 конкурстан торды: сәламләшү, музыкаль өй эше һәм видеоролик. Командалар да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. Кызыклы этюдлар, инсценировкалар, көлкеле реклама роликлары, җор такмаклар, үтемле сатира-юморга бай номерлар бик матур тәэсир калдырды.
Шулай итеп, Түбән Шытсу төп мәктәбе Чемпион исеменә лаек булды, Шекше һәм эзмәлеләр 1нче урынны алды, Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары 2нче булды һәм Саба гимназиясе командасы 3 урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев