Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ватаным Татарстан” газетасы тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир билгеләнде

Бүген Гөлнара Сабирова редакция коллективына тәкъдим ителде.

Бүген “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә яңа баш мөхәррир - моңа кадәр “Шәһри Казан” газетасында һәм “Сөембикә” журналында баш мөхәррир булып эшләгән Гөлнара Сабирова тәкъдим ителде. Чарада аның 1918 елдан бирле чыккан газета тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир икәне искәртеп үтелде.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, чарада Гөлнара Сабированың газетаның беренче хатын-кыз баш мөхәррире икәнен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да искәртеп үткән. “Сугыш елларында баш мөхәррирләр ике ай саен диярлек алышынып торганда гына булмаса, бу дөрестән дә шулай”, - диде ул.

“Тормыш ничек кенә үзгәреп торса да, барыбер бер тирәдә әйләнә, – диде ул. – Без Миңназыйм Сәфәров белән икебез дә Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен узган кешеләр. Мин үземне Миңназыйм абыйның укучысы дип саныйм. Шуңа күрә безнең карашлар һәм фикерләр уртаклыгы күп”.

Гөлнара Сабирова “Ватаным Татарстан” газетасының һәрвакытта да татарның иң абруйлы, дәрәҗәле газетасы булганын әйтте. “Биредәге журналистлар иң осталары дип саналды. Сез әйткән сүз иң дөрес фикер буларак кабул ителде. Бу алга таба да шулай булачак дип ышанам! Миңназыйм Сәфәровтан зур мирас кала. Без әлеге дәрәҗәне саклап тотарга тырышачакбыз”, – диде яңа баш мөхәррир.

“Журналистика ул җиңел эш түгел, монда һәркөнне имтихан тапшырган шикелле. Халык белән элемтә кору да кыен. Башта үзең ышанырга, аннары шуны халыкка җиткерергә һәм кире җавап алганнан соң, маңгайга бәрмичә генә хакимияткә җиткерергә кирәк. Газета үзенә күрә бер күпер ул. Әнә шул күперне саклый белергә кирәк. Без һәркөнне тарих язабыз”, - дип киңәшләрен бирде Миңназыйм Сәфәров.

  • Чарада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов катнашты.

 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев