Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман чир - хөкем карары түгел

Шулай килеп чыкты: Татарстанда яман шеш чирләренә каршы игълан ителгән көрәш елында район үзәк хастаханәсендә онколог эшли башлады.

Бу яңалыкны игътибарсыз калдыра алмадык һәм яңа белгеч Рәшид Гыйлаҗев белән әңгәмә кордык.

- Рәшид Сәепович, сүзне үзегез белән таныштырудан башлыйк әле.

-Миңа хәзер 45 яшь чамасы. Казан медицина университетын тәмамладым, 2 ел урология буенча клиник ординатура үттем, аннары республика онкология диспансерында (РКОД) 12 ел хирург-онколог булып эшләдем. Шулай ук Хосписта паллиатив медицина ярдәме күрсәтү табибы сыйфатын да эш тәҗрибәм бар. 2009 елда Швейцариядә стажировка үттем, Базель шәһәре клиникасында 2 ай дәвамында заманча технологияләр кулланылган төрле спектрдагы процедураларда катнашырга һәм ассистент булырга туры килде.

-Сабада эшли башлаганнан соң узган кыска гына вакыт эчендә районда яман шеш авырулары белән бәйле вәзгыятьне ничек бәялисез?

-Күптән түгел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина учреждениеләре җитәкчеләре, район башлыклары, беренчел онкология кабинетлары табиблары катнашында "Татарстан Республикасында онкология хезмәте. Проблемалар. Хәл итү юллары" темасына коллегия үтте. Онкологиядә эшнең торышын чагылдыручы күрсәткечләрнең берсе - яман чир белән авырулар саны - ул Татарстанда да, шулай ук Россия буенча да үткән еллар белән чагыштырганда арта бара. Тагын бер күрсәткеч - рактан үлүчеләрнең гомуми саны. 2015 елда Саба районында да яман чирдән үлеп китүчеләр республиканың уртача күрсәткече белән чагыштырганда кимрәк иде. Ләкин тынычланыр урын юк, 2016 ел әле төгәлләнмәгән, вәзгыять тискәре яисә уңай якка да үзгәрергә мөмкин. Уңай якка булыр дип өметләнәм, шулай да башкарылган эшләр турында сөйләргә иртәрәк. Районда моңарчы онколог булмаганлыктан, әле күп эшләргә кирәк булачак. Өстәп шуны әйтергә телим: яман шеш чирләренә каршы көрәшү һәм тормыш сыйфатын яхшырту, кеше гомерен озайтуга ирешү - медикларның гына түгел, ә төрле дәрәҗәдәге белгечләрнең, социаль хезмәткәрләрнең, башкарма хакимият органнарының күмәк тырышлыгыннан тора. Барыннан да элек, кешенең үзенең көрәшүе мөһим.

Онколог Рәшид Гыйлаҗев белән әңгәмәне "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев