Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортсыз-җирсезләрне автобуста ашаталар

Төркиядә социология укытучысы, автобустан ашханә ясап, йортсыз-җирсезләрне ашата

Cоциология укытучысы Мәхмүт Кәраман, һәр төнне Истанбул урамнарына чыгып, йортсыз-җирсезләрне ашата. Ул үз акчасына автобус сатып алган, аннан ашханә ясаган. Хәзер бер төн эчендә меңгә якын кешене кайнар аш белән сыйлый.

"Истанбулда, ким дигәндә, 5000 кешенең яшәр җире юк. Ун меңләп сирияле урамда яши. Мин аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Әмма минем көчем генә җитеп бетми", - дигән М.Кәраман. Аның хатыны да бу эшләрдән читтә калмый: мохтаҗлар өчен кием-салым җыя. Йорт кирәк-ярагын сирияле гаиләләргә бирә, вакытлыча торып торыр өчен торак табарга булыша, дип хәбәр итә www.islam.ru.

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев