Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

15 апрельдә Зиганшина Мәликә Муллахмәт кызына 95 яшь тулды

Юбилярны район башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирзянов, авыл җирлеге башлыгы Рафис Сафаргалиев котлады.

   Зиганшина Мәликә Муллахмәт кызы 1930 елның 15 апрелендә  Саба районы Югары Симет авылында, әтисе урманчы булу сәбәпле кардонда туа. 1941 елда әтисенең туган ягы Чәбия Чүрчи авылына кайтып урнашалар. Шул ук елда сугыш булу сәбәпле әтисен сугышка алып китәләр. Сугыш еллары бик авыр була, әтисе киткәч  5 бала белэн әнисе ялгыз кала.

   12 яшендэ Мәликэ Муллахмәт кызы зурлар белән бер рәттән басуда эшли, көтү көтэ, фермада терлекләргә торак ясыйлар.

  18 яшендә Кукмарага вагон төяргэ бара, Лесхозда кул пычкысы белэн урман кисә.

   1953 елда Мәликә Муллахмәт кызы Галәви улы Нуретдингә кияүгә чыгып 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.1982 елда ире Галәви улы Нуретдин вафат була.

 Хәзерге вакытта бер кызы газоаппаратта эшләп лаеклы ялда, икенчесе медицина өлкэсендэ  44 ел эшли,  төпчек кызы "ООО СХП Нырты" хужалыгында склад мөдире булып эшли.

   Мәликә Муллахмәт кызы Саба колхозында 38 ел эшләп  лаеклы ялга чыга.

   Хәзерге көндә Мәликә Муллахмәт кызы Олы Нырты авылында кече кызы гаиләсе белэн матур итеп гомер итә.

   2020 нче елнын 15 апрелендә Мәликә Муллахмәт кызына 90 яшь тулды. Мәликә Муллахмәт кызы бик бай, анын 5 оныгы 5 оныкчыгы бар.Ул әледә өй тирәсендә эшләп тәмле итеп ашарга пешереп торучы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев