Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган кызлары курчак тегә

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Һәр йортның үз уенчыклары бар» дигән чара уздырдылар

Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихка кадәрге чорда ук барлыкка килгән. Алар формасы буенча шактый примитив булганнар, кешеләрнең яки тере затларның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчаклар ясау индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт хуҗаларына изге хезмәт башкарганнар. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Пушкин картасы буенча «Һәр йортның үз уенчыклары бар» фольклор сәгате үткәргәннәр. Мастер-класста катнашучылар төрле чүпрәк курчаклар белән таныштылар, аларның билгеләнеше һәм халык традицияләре белән бәйләнеше турында белделәр. Әңгәмә барышында халык мәдәнияте чыганаклары белән танышу традицион халык уенчыгын үзләре ясау мөмкинлеге белән үрелеп барды. Курчак ясау буенча мастер-класс йөрәкләрдә онытылмас тәэсир калдырды. Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев