Китапның сихри көче: «Уку – мавыктыргыч шөгыль!» әдәби сәгате үтте
Саба район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен оештырылган «Уку – мавыктыргыч шөгыль!» әдәби сәгатендә катнашучылар Фагыйлә Шакированың югары әхлаклы хикәяләрен тыңлап, «Китаплы җәй» күргәзмәсеннән өйдә уку өчен яңа китаплар сайладылар.
Җәй табигатьнең бик матур чоры. Бакчада эшләргә дә, кичен арып кергәч тәмләп китаплар, газета-журналлар укырга да вакыт табыла. 4 август көнне Саба район китапханәсе “Сөембикә” клубы өчен “Уку – мавыктыргыч шөгел!” дигән әдәби сәгать үткәрде. Алар өчен «Китаплы җәй» китап күргәзмәсе оештырылды, анда безнең китапханәгә килгән яңа китаплар күрсәтелде. Күргәзмәгә күзәтү ясалды, Фагыйлә Шакированың «Каенана самовары» китабыннан кыска хикәяләр кычкырып укылды. Ф.Шакирова хикәяләре югары әхлаклылык, кешеләр арасында татулык, игелеклелек һәм ярдәмчеллек принципларын алга сөрә. Чара ахырында безнең китап сөючеләребез китапларны өйдә уку өчен сайлап алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев