Китапханәчеләр кунакларны яңа гына дөнья күргән матур иллюстрацияле басмалар, мавыктыргыч фэнтези һәм танып-белү әдәбияты белән таныштырдылар.
3 август көнне, «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында, шәһәрнең Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре мәдәни ялны әдәбият белән берләштереп, «Тукай» паркында зур күңел ачу программасы оештырдылар. Чараның төп темасы — «Китаплы җәй!» булды.
Бакчага килгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Китапханәчеләр кунакларны яңа гына дөнья күргән матур иллюстрацияле басмалар, мавыктыргыч фэнтези һәм танып-белү әдәбияты белән таныштырдылар. Балалар бик теләп төрле интеллектуаль һәм иҗади мәйданчыкларда катнаштылар.
Нет комментариев