Максат – нәтиҗә өчен эшләү
Шәмәрдән мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗә өчен эшлибез!” хисап-программа форумы булды.
Бүген Шәмәрдән мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең “Нәтиҗә өчен эшлибез!” хисап-программа форумы узды.
Чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников һәм башкалар катнашты. Шулай ук оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары, хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре килде.
Иң элек “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында мәгариф идарәсе начальнигы Фоат Шакиров лицейның башлангыч сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырды.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең кереш сүзендә нинди кыенлыклар килеп чыгуга карамастан, федераль, республика программаларының тукталмавын билгеләп үтте. “ Бер адым да артка чиккән юк. Киләчәктә дә бердәм булырбыз. Барысы да үзебездән тора”,– диде.
Форумда соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, районда тормышка ашырылган проектлар турында сүз алып барылды һәм алдагы чорга куелган бурычлар билгеләнде. Халык программасы моннан биш ел элек 2021 елда кабул ителде. Программа ил халкының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә булдырылган һәм тормышның барлык өлкәләренә кагыла. Аның кысаларында Россиядә меңләгән мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, мәдәни ял үзәкләре, йөзләгән спорт объекты төзелә, ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартыла, социаль газлаштыру программасы буенча 900 меңнән артык йортка газ кертелә.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев чыгышында әйтелгәнчә һәм видеослайдларда күрсәтелгәнчә, 2021-2025 еллар чоры безнең тормышыбызда беренче тапкыр covid-19 инфекциясе таралу һәм Украинада ил, республика һәм район икътисадына сизелерлек йогынты ясаган махсус хәрби операция башлану аркасында барлыкка килгән пандемия кебек сынаулары белән истә калды. Бу факторлар безнең булган ресурсларны мобилизацияләү буенча эшебезгә үзгәрешләр кертте. Безнең сафларның бердәмлеген ныгыту һәм килеп туган хәлләрне аңлату, проблемаларны хәл итү юлларын табу, катлаулы тормыш хәлләрен җиңүдә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча гражданнар белән эшне активлаштыру. Шушы биш ел эчендә җитештерү, энергия саклау технологияләре идарәсенә инновацион карарлар кертү һәм предприятиеләр һәм учреждениеләр үсешендә технологик процессларны оптимальләштерү хисабына районның социаль-икътисади үсешен ныгыту дәвам итте. 2025 ел нәтиҗәләре буенча район социаль-икътисадый үсешнең республика рейтингында ышанычлы рәвештә 12нче урынны алды, алдагы 2024 ел белән чагыштырганда рейтингын дүрт позициягә яхшыртты. 2025 ел нәтиҗәләре буенча районның тулай территориаль продукты 1,8 млрд сумга арткан. 2021 ел дәрәҗәсенә карата 151,2 проөентка арткан һәм 29,8 млрд сумга җиткән.
Әлеге күрсәткечкә ирешү күп очракта финанслауның барлык чыганаклары хисабына төп капиталга инвестицияләр күләменең артуы белән бәйле. 2025 ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 7,5 миллиард сумнан артып киткән. Районда төяп озатылган товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр күрсәткеченең ел саен артуы күзәтелә. Әйтик, 2021 елда әлеге күрсәткеч 3,8 миллиард сум тәшкил иткән, ә 2025 елда 7,2 миллиард сумга җиткән.
2021-2025 елларда республика программасы буенча 10 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, аларның гомуми чыгымнары 624,9 миллион сум тәшкил иткән. Милли мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021-2025 елларда 8 мәгариф учреждениесендә 527 миллион сумлык азык-төлек блогына ремонт эшләре башкарылган. 8 мәктәп-районда 8,8 миллион сумлык «үсеш ноктасы» проекты гамәлгә ашырылган.
“Биш елда республикада күп нәрсә эшләнде дип әйтергә тиешмен. Әгәр без мондый гади принцип белән эш итмәсәк, бу уңышлар мөмкин булмас иде. Барысын да кешеләр белән бергә һәм кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләнә. Моны федераль рейтинглар да раслый. Республика тулаем төбәк продукты буенча Россиядә алтынчы урында — инвестицияләр буенча бишенче, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы буенча дүртенче урында тора. 2025 елда реаль хезмәт хаклары үсеше 10 процентка якын. Бу Идел буе федераль округында беренче урын. Икътисадый үсеш саннары артында меңнәрчә конкрет эш тора. Мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары челтәре яңартылды, ишегаллары һәм җәмәгать киңлекләре төзекләндерелде, йөзләрчә километр юллар ремонтланды, кешеләр өчен заманча цифрлы сервислар кертелде. Болар барысы да Татарстан командасының эш нәтиҗәсе, ул көн саен үзенең нәтиҗәлелеген исбатлый. Татарстан бүген – ил эчендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә дә исәпләшә торган төбәк. Кешеләр турында кайгырту – безнең абсолют өстенлегебез”,– дип чыгышларны дәвам итте Сергей Котников.
Форумда хезмәт кешесенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы проекты турында да сөйләштеләр. Саба районыннан 2025 ел нәтиҗәләре буенча әлеге проектка кертү өчен 54 оешма һәм предприятиедән 114 кандидат сайлап алынган.
Соңыннан форумда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев