“Милләтеңнең якты кояшы син”
Узган шимбәдә “Игенче” җәмгыяте ял паркында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Айдар улы Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.
Узган шимбәдә “Игенче” җәмгыяте ял паркында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Кама Тамагы районнарыннан, Казаннан килгән көрәшчеләр катнашты.
Чара Мөдәррис хәзрәтнең хәер-фатыйхасы белән башланып китте. Катнашучыларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов сәламләде. “Барыбыз да белгәнебезчә, Украинада махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез дә илебез сагына басты. Алар хәзерге вакытта үз бурычларын намус белән үти. Яу ярасыз булмый. Егетләребезнең 27се төрле тән җәрәхәтләре белән гаиләсенә әйләнеп кайтты. Кызганычка каршы, һәлак булучылар да шактый. Без аларны төрле чаралар белән искә алуны бурыч итеп куйдык. Батыр егетебез, илебез патриоты Айсаф Галиев истәлегенә көрәш ярышлары дүртенче ел үткәрелә. Илебезгә куркусыз ул тәрбияләп үстергән Галиевлар гаиләсенә, шулай ук Айсафның гаиләсенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Без инде аны кайтара алмыйбыз. Бары тик яхшы яктан искә алырга гына кала. Бу чаралар аның рухына бога булып ирешсен. Имгәнмичә көрәөшеп, булган призларны алып китәргә яззын. Ярышны үткәрергә бюджеттан да күпмедер өлеш керттек. Төп спонсор – “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәревич. Аңа зур рәхмәт әйтәсе килә. Алга таба да бәйге тукталып калмас, дәвамлы булсын иде”,– диде ул.
Көрәшкә килгәндә ул чын мәгънәсендә республика районнары спорт осталары алышы булды. Ярышта ел саен катнашучы Арча Сабантуе батыры Илшат Фазылҗановка финишка килү юлында җитди каршылык күрсәтүче булмады. Ә менә 120 килограммга кадәрге үлчәүдә аның адашы һәм командадашы Илшат Идиятов райондашыбыз Делюс Закировка каршы тора алмады. Кем әйтмешли, тәҗрибә түгел, яшьлек җиңде.
Ярыш җиңүчеләре
60 килограммга кадәр (яшьләр)
Риназ Гарипов (Иләбәр). 2. Рөстәм Дәүлиев (Саба). 3. Фәндил Зиннәтуллин (Саба). 4.Рамил Игнатьев (Иске Икшермә).
70 кг.
1.Ильяс Йосыпов (Балтач). 2. Инсаф Әхмәдуллин (Югары Симет). 3. Рамил Хәкимҗанов (Арча). 4. Илдар Гобәйдуллин (Арча).
85 кг.
1.Динияр Моратов (Арча). 2. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). Илнар Мулләхмәтов (Балтач). 4. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз).
100 кг.
1.Илшат Фазылҗанов (Арча). 2.Раил Камалов (Казан). 3.Алмаз Сәетов (Теләче). Закир Әхтәмов (Кукмара).
120 кг. Делюс Закиров. 2. Илшат Идиятов (Арча). 3.Алмаз Гыйлаҗев (Кама Тамагы). 4. Фәнил Зиннәтуллин (Саба).
120 килограммнан югары.
1.Айзат Сәмигуллин (Өтернәс). 2. Данис Закиров (Югары Симет). 3. Делюс Сабиров (Балтач), 4. Айдар Апанов (Балтач).
Быел беренче эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары арасында аерым бәйге үткәрелде.
80 кг.
1.Радик Гафуров (Казан). 2. Дмитрий Васильев (Казан). 3. Илдар Дәүләтшин (Иләбәр). 4. Илнур Мөхәммәдиев (Казан).
80 килограммнан югары
1.Илһам Вәлиуллин (Казан). 2. Фәнзил Нуриев (Иләбәр). 3. Азат Шәйхетдиноа (Теләче). 4. Фәнил Нигьмәтҗанов (Иләбәр).
Ярышлар көрәшчеләрнең тимер беләкле булуларынан, спорттан тыш, җыр сәнгате ягыннан да төшеп калмаганлыкларын күрсәтте. Айзат Сәмигуллин, Делюс Закиров, Фәнзил Нуриев шундыйлардан. Айсафның улы Самат Галиевның җырлавын мәйдан ихлас алкышлады. Көрәштә Арчадан килеп, танылган судьлар Ленар һәм Динар Заһидуллиннар хөкемдарлык итте.
Тулырак “Саба таңнары” газетасы сайтында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев