Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мунча себеркесе бәйләдегезме әле?

Күпчелек мунча себеркесен ашыгып иртә бәйли дә, аннары себерке яфрагы нигә коела икән дип аптырый.

Мин үзем имән себеркесен 10 -15 июльләрдә, ә каен себеркесен 15 июльдән соң бәйлим.
Мунча себеркесен 5 -15 яшьлек агачлардан җыйсаң файдалырак. Агачның урман эчендәрәк урнашканын сайлагыз. Мондый агачтан җыелган ботакта яфраклар озаграк саклана, хуш ислерәк була.
Себеркене кайсы сәгатьтә җыю да мөһим! Әгәр дә сез яфракларын киң итеп җәйгәнен яратасыз икән, димәк, иртәнге сәгать 7дән 11:00 гә кадәр җыерга кирәк.

Мунчага берничә төрле себерке әзерләү яхшы.
Каен себеркесе - буыннар, мускуллар авыртканда, салкын тигәндә бик файдалы. Какырыктан арынырга ярдәм итә,үпкәләрне чистарта. Шулай ук, әлеге себерке бик тиз тынычландыра, төрле тән яраларын төзәтергә булыша. Каен себеркесенә мин мәтрүшкә һәм шомырт ботаклары да өстим. Кышкы салкын көннәрдә мунчагызда язгы шомырт чәчәге исен тоясыгыз килсә сезгә дә шулай эшләргә киңәш итәм.


Имән агачы себеркесе -  кан басымы югары булган кешеләргә бик файдалы. Аяклары тиз тирләүчеләргә һәм майлы тәнле кешеләргә ярдәм итә.

Ак әрем кушып эшләнгән себерке -  бавыр, сары авыруыннан, ревматизмнан дәваланырга ярдәм итә. Әмма аны куллану аллергиясе булган кешеләргә киңәш ителми. Килешмәсә, бер мунча кергәннән соң 3 көн авырып йөриячәксез.

Нарат, чыршы себеркесе -  кан әйләнешен тизләтә. Радикулит, умырткалар, буыннар авыртуын басырга, тын юлларын чистартуга ярдәме зур.

Эвкалипт, кедр себеркесе -  тән тиресен яхшырта. Сулыш юлларына яхшы тәэсир итә. Ревматизм, артрит, артроз авырулары ялкынсынуын киметә.

 

Автор: Фаткуллин Рәдиф.

Чыганак: Өмет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев