Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Кышкы салкын көннәрдән соң күк йөзен балкытып, җирне җылытып, җаннарны иркәләүче кояшның нурлары безгә Нәүрүз бәйрәмен алып килә. Бу атнаның ял көнендә – 27 нче мартта районыбыз халкын әлеге матур бәйрәмне каршыларга район мәдәният йорты каршындагы мәйданга чакырабыз.

Сезне җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барган бәйрәм чарасы, учакта пешкән пылау, карга боткасы, табада чыжлап пешүче коймак һәм әлбәттә инде, төрле спорт уеннары көтә. Уеннарда көч сынашып, җиңүгә ирешүчеләр исә өйләренә бүләкләр белән кайтып китәчәк. Шунысын да искәртәбез, бәйрәм мәйданында районыбызда нәшер ителүче “Саба таңнары” газетасына ташламалы бәядән язылу оештырыла. “Быелгы яз хәере белән килсен, күңелләрдә тынычлык, илдә иминлек хакимлек итсен” дигән теләк белән барыгызны да Нәүрүз бәйрәмендә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев