Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оет авыл клубында «Кич утыру» дип исемләнгән фольклор кичәсе үтте

29 гыйнвар көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Кич утыру» дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чарада "Ак калфак" клубы, "Зөбәрҗәт" фольклор клубы әгъзалары татар халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.

Чарада катнашучылар әниләр һәм әбиләребезнең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, үзләре кичке утыруларда вакытны ничек уздырулары турында сөйләделәр, онытылган җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. "Йөзек салыш", "Гөлбану", "Урын алыш" уеннары уйнадылар. Бу кичәнең җылы, ихлас атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев