Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район уңганнары – Президентыбыз янында

Саба аграрийлары бәйрәмгә 13 кешелек делегация белән барды.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре кө­не уңа­еннан оештырылган тан­таналы чарада безнең район­нан Рәис Миңнеханов җи­тәкчелегендә авыл хуҗалыгы ида­рәсе начальнигы Гафур Хә­сәншин, консультанты Ри­нат Нигъмәтҗанов, “Са­ба” җәм­гыяте операторы Габ­дерәшит Гый­мадиев, “Курсабаш” җәм­гы­яте ветеринария табибы Светлана Фәсхетдинова, “Шытсу” пред­приятиесе баш агрономы Рөстәм Шәрәфиев, механиза­торлар Ильяс Миңнегулов (“Ныр­ты”), Рөстәм Газиянов (“Иген­че”), Айнур Галиев (“Саба” җәмгыяте), “Мөхәммәтшин” крес­тьян-фермер хуҗалыгы баш­­лыгы Зөфәр Мөхәммәтшин, “Вос­точный” җәмгыятенең “Тат­Мит­Агро” җитештерү мәйданчыгы баш инженеры Сергей Киров, “ПМК” җәмгыяте баш бухгалте­ры Алсу Гыйниятуллина, ветеран җитәкче Гыйльфан Әх­мәтов катнашты.

Юлга куз­га­лыр алдыннан аларның бер­ничәсе белән әңгәмә корырга да өлгердек. Зөфәр Зиннәт улын тантананың  төп герое дияргә мөмкин. Шулай булмыйча, быел Икшермә кырларында  һәр гектардан уртача 59 центнер уңыш, барысы 65 мең центнер ашлык  җыеп алуга ирештеләр. Бу – район өчен дә рекордлы күрсәткеч.

“Бер елда гына андый казанышка ирешеп булмый дип саныйм. Әйтик, 1997 елда 73 мең центнер ашлык  кайткан иде, ул вакытта бөртекле культуралар мәйданы күбрәк, гектар чыгышы азрак – 48 центнер иде. Хәзер мал күп булу сәбәпле, азык культуралары  мәйданнары арттырылды. Мул уңышта туфракка гектарына 120-150 килограмм минераль ашлама кертүнең дә файдасы зур, бу максаттан органиканы да даими кулланабыз. Терлекчелек тармагы көндәлек игътибарда. Бу көннәрдә саву заллы торакны файдалануга тапшырырга әзерлек бара”, – диде фермер.

2012 елда “Саба” җәмгыятенә эшкә килгән Айнур Галиев та Казанга бармаса, ул көнне дә кырда җир сөрәсе булган. Алар Зөлфәт Мөбарәков белән “Челенджер” тракторын ике сменада эшләтәләр. Былтыр Президент кабул итүенә хезмәттәше барган булса, быел Айнур катнаша.

“Эшемне яратып башкарам. Иртә яздан көз ахырына кадәр кырда без. Сезонны үсемлекләрне тукландырудан башлыйбыз да, сабан культуралары чәчәбез, аннары сенаж уру һәм киләсе ел уңышына нигез салу. Барысына да күнегелгән, авылда көн итәргә була. Яшьләр зур егәрлекле техникага утырырга курыкмасыннар иде”, – ди ул.

Рөстәм Шәрәфиев “Шытсу” предприятиесендә бөртекле куль­туралардан алынган уңыш белән таныштырды. Комбайнчылар Фәнис Шакиров, Хаҗип Дәүләтшин, Айнур Хәбибуллин, Расим Салихов һәр гектардан  30,5 центнер бөртек суктырып алырга ирешкәннәр. “Уңышны күбрәк тә алырга мөмкинлек бар иде. Массасы кирәкле авырлыктагы орлыкларын әзерләп җиткерә алмадык”, – диде баш аг­роном.

Районның эшкәртү сәнә­га­тендә Шәмәрдәндәге “Тат­Мит­Агро” җәмгыяте зур урын алып тора. Баш инженер Сер­гей Киров әйтүенчә, бы­ел дуңгызчылык тармаган үс­терүдә яңа проектлар гамәлгә ашырылган. Дуңгыз балаларын ашату өчен чит ил компаниясе җиһазлары (кормоняня) ур­наштырылган, Мишәбаш, Кибәче фермаларында грануллы азык ясап ашатуга күч­кәннәр. Шулай ук экология про­екты кысаларында сыек тирес өчен лагуналар казылган. “ТатМитАгро” мәйданчыклары 300гә якын кеше өчен эш урыны булып тора.

Тантаналы чарада Рөстәм Миң­неханов Светлана Фәс­хет­динованы “Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган ветеринары” исеменә лаек булуы бе­лән котлады.

“Бар күңелем белән шатландым. Әле дә ахы­рынача тоемлап бетерә алмыйм. Бу хәл минем белән тү­гел, башка кеше белән булган кебек. Бәйрәм күңелле тәэ­сирләргә бай булды, югары дә­рәҗәдә үтте. Хөрмәтләүләре өчен зур рәхмәтлемен”,– дип кичерешләре белән уртаклашты ул.

Президент үз чыгышында тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савучылар исемлегендә Са­ба районын да телгә  алды. Әлеге уңышта Светлана Фәсхет­динованың да өлеше бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев