Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның чираттагы уңышы

Өченчекөн Иннополиста Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов катнашты.

Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстан өч ел дәвамында Идел буе федераль округында Интернет челтәренә чыбык­лы абонентлар саны буенча лидер булып кала. Аларның санын арттыруда «IT-чемпион» конкурсы да зур роль уйный. 2018 елда бәйгедә республикадан 100 меңнән артык порталда теркәлеп, балалар ата-аналарны һәм башка өлкән туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре порталында дөрес һәм тиз хезмәт алырга өйрәткән. Иң актив район Саба районы булып, укучыларның 80 проценты конкурста катнашты. Мәктәп укучылары арасында “IT-Чемпион-2018” республика конкурсын популярлаштыруда актив эшчәнлеге өчен Саба муниципаль районына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Фото: http://mic.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев