«Саба яшьләре» — пляж футболы буенча район чемпионы!
Район яңалыклары

«Саба яшьләре» — пляж футболы буенча район чемпионы!

Иң көчлеләр исеменә берьюлы 10 команда көрәште

 Саба муниципаль районында ирләр командалары арасында пляж футболы буенча чемпионат тәмамланды. Иң көчлеләр исеменә берьюлы 10 команда көрәште: «Кәеф бар», «Саба яшьләре», «Сатыш», «Икшермә», «Туктар», «Мишәбаш», «Эзмә», «Тимершык», «Надежда» һәм «Шәмәрдән».

Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – «Саба яшьләре»;

2 урын – «Мишәбаш»;

3 урын – «Кәеф бар».

Сезон йолдызлары:

«Иң яхшы уенчылар» — Нияз Сафиуллин һәм Тимерхан Рәхимуллин;

«Иң яхшы бомбардир» — Фаил Гарипов;

«Иң яхшы капкачы» — Рәйхан Кәримов.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Спортчыларны котлыйбыз һәм алда тагын да күбрәк җиңүләр телибез!


Нет комментариев