Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында «Каршы як полоса» операциясе старт алды

Максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле кагыйдә бозуларны, административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Саба районында «Каршы як полоса»  операциясе старт алды.

 – Әлеге профилактик чара 21-30 ноябрь көннәрендә үтә. Максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле кагыйдә бозуларны, административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Каршыга  килүче  машина  өчен билгеләнгән  полосага чыгучыга  5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Икенче тапкыр кагыйдәне бозучыга әлеге җәза срогы   бер елга кадәр озайтыла”,– дип аңлатты ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

  Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу — автомобиль юлларында фаҗигале нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәбе булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев