Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада «Автоледи-2023» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

Быел бәйгедә 14 автоледи көч сынашты. Әйтергә кирәк, автоледиларның 7се финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре булып чыкты.

 

Бүген районыбызның  автомобиль йөртүче  хатын-кызлары арасында республика бәйгесенең муниципаль  этабы узды. Быел бәйгедә  14 автоледи көч сынашты. Әйтергә  кирәк,  автоледиларның 7се финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре  булып  чыкты. Бертуган Рузалия, Рузилә, Фәнзилә һәм Фәйрүзә  Ганиевалар исә ярышка дүртесе дә   килгәннәр  иде. Беренче этапта бәйгедә катнашучылар юл хәрәкәте  кагыйдәләре  буенча имтихан тапшырды, икенче этапта автомобильдә  фигуралы йөрү күнекмәләрен күрсәтте.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң 1 урынны Рузилә Ганиева (хәзерге  фамилиясе Рәхимуллина) яулады һәм «Автоледи-2023» титулына лаек булды. “Әни, бар,  син дә  калма,  катнаш, дигәч  килгән   идем. Җиңүче булырмын дигән  уй  башыма да  кермәде. Беренче тапкыр  катнаштым һәм иң  яхшы нәтиҗә  күрсәттем. Юл хәрәкәте  кагыйдәләренең 20  соравына  да дөрес  җавап бирдем, фигуралы  йөртүне  дә уңышлы башкардым”,– дип  шатлыгын  уртаклашты Рузилә.  Ризәлә Фазылҗановага –2нче, Чулпан Вахитовага 3нче  урын  бирелде. Аларга кыйммәтле призлар, дипломнар һәм медальләрне ЮХИДИнең район  бүлекчәсе башлыгы Марат Гаязов, инспекторы Фаил Мәҗитов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт  учрежениесе район бүлеге начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова тапшырды. Район этабында җиңүче Рузилә Рәхимуллина республика этабына  әзерләнәчәк.

 (бу хакта тулырак "Саба таннары" газетасында   укыгыз)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев