Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекше авыл җирлегендә җыен: узган ел җирлектә ике гаилә корылса, шул ук вакытта ике гаилә аерылышкан

Җирлектәге 286 ху­җалыкта 787 кеше яши. Узган ел 7 бала дөньяга килгән, 16 кеше вафат булган.

Шекше авыл җирлегендә узган җыен учреждениеләр җитәкчеләренең 2022 елда башкарылган эшләренә җен­текле  хисаплары белән баш­ланды. Җирлектәге 286 ху­җалыкта 787 кеше яши.  Узган ел  7 бала дөньяга килгән, 16 кеше вафат булган. Ике гаилә корылса, шул ук вакытта  ике гаилә аерылышкан.

2022 елда халыктан  185400 сум үзара салым җыйналып,  республика бюджетыннан бү­лен­гән­нән соң  741600 сум тәшкил иткән акчага Шекше, Алан-Елга авылларында зират коймасы яңартылган, Сәрдә авылында юл җәелгән. Узган елгы  мөрәҗәгатьләрнең  үтәлешенә килгәндә, җыенда Сәрдә авылы  клубында концерт вакытында  өске киемнәрне алыштыру өчен  урын кирәклеге турындагы со­рау әлегә ачык килеш кала. Шулай ук Сәрдә авылында кә­рәзле элемтәнең булмавы, летай вышкасы куйдыру буенча мөрәҗәгатькә җавап биреп, авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов бу мәсьәләдә эш баруын әйтте. Начар хәлдәге  йортта ялгыз яшәүче пенсионерның  мөрәҗәгате  ка­нәгатьләндерелеп, авыл җир­леге һәм  иганәчеләр ярдәме белән ремонт  эшләре дәвам итә.  Быелгы җыенда да сораулар нигездә  Сәрдә авылы буенча гына бирелде. Авылның Гагарин урамына ясалма тигезсезлек (лежачий полицейский) куйдыру мәсьәләсе күтәрелеп, уңай җавап алынды. Шулай ук авылга балалар мәйданчыгы да кирәк.  Җирлек  башлыгы  әлеге сорауның үзара салымга хәл ителәчәген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев