Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Тимершык мәктәбен тәмамлаучыларның күңелле очрашуы

Алар 2 класска 60 бала укыганнар, очрашуга 35 яшьтәш килә алган.

 Тимершык урта мәктәбен кырык биш ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты.

Тимершыкның башлангыч классында 30 бала укыганнар, 4 нче класска тагы 30 бала килгән: Кызыл - Мишә, Миңгәр, Көек авылларыннан.

Классташлар арасыннан 5 пар өйләнешеп, тигез гомер кичерәләр, шулардан 4 пар килгән иде (3 фото).

Очрашу җыр, бию, уен - көлке белән бик күңелле үтте.

Шул хөрмәттән "КЛАССТАШЛАР ОЧРАШУЫ"нда "ка" хәрефе кунакта дигән иҗади тәлгәшләр дә тәкъдим итәбез:

Күбесенең күрешәсе килгәнгә күрә, классташлар күрешергә карар кылды.
Классташлар күрешүенә Кызыл-Мишәлеләр күп көч куйды.
Камил күп көч куеп кына калмады, кызыктыра- кызыктыра, көчли-көчли кыстады: "Классташ, кил, килмичә калма, көтәбез!"
Камилнең кыставы күбесенең күңелен кузгалтты: кемнең классташларын күрәсе килмәсен, куаныша-куаныша килергә карар кылдылар.

Күрешергә күпмедер көн калгач, кәшилүкләрдәге кеп кечтеки капиталлары, кайчандыр "Клиндер" кушаматлы классташ кызларының картасына күчерелде.

Кемнәрдер, картага күчерелгән кечкенә капиталны кыстырып, кибеткә китте. Кибет киштәләреннән күп күчтәнәчләр күтәреп кайтты.

Көнуртасы. Кояш кыздыра. Килешенгәнчә, кибет каршында каршылады Камил классташларын.
Килделәр классташлар: күрештеләр, кочаклаштылар, көлештеләр, куаныштылар!..

Кыска-кыска комментариелар колакка килеп керде:
- Караәле, Көекләр күренми..
-Камил, Көекләр килмимени?
-Килмиләр...
- Камәрия кайтамы?
- Кайталмый Камәрия...
- Камәрияне күрмәгәнгәәә...

Кемдер кайсыныңдыр кулын кыса:
- Кәефләр? Кайтмыйсың классташ... Күрешмәгәнгә күптәән...

Камил командирларча кычкырып куйды:
- Килмәүчеләр калмадымы?..
Кемдер көлемсерәп кенә:
- Көчкә кыймылдаучыларны көтмибез, кичкырын.. килерләр, кушылырлар!
- Кузгалыйк, классташлар!
Кузгалдылар!

Кибеттән кайткан күчтәнәчләр куанышып, купшыланып классташларны каршылады.

Күңелләр күтәренке! Кәефләр капитальный! Кызык! Күңелле!

Күп кенә классташларның күңелләре кыбырсып куйды: "Кабат кайчан күрешербез? Киләсе күрешүне кайчан көтәргә?!?"
Кайсыдыр кычкырып, кыстырып куйды: "Киләсе күрешүне киңәшләшеп карар кылыйк!.."
Карарны кул күтәреп кылырга килешенде...

- Кемнәрнең киләсе кварталда күрешәсе килә, кул күтәрегез, классташлар!
Кул күтәрүчеләр: Камиил, Камилнең кадерлесе (хатыны - классташ кызыбыз Гөлгенә) Касыймов, Касыймовның күршесе...
Калганнар кушылмады...
Күпләрнең күңеленә кылт кына кирелек килде:
"Киләсе кварталда килмәмдер, кирәкмәстер... Кул күтәрмәскәдер..."
Күллар күп күтәрелмәде.

- Кемнәрнең көз көне күрешәсе килә?
Кул күтәрүчеләр күзгә күренеп күбәйде.

- Карлы кышкы көндә күрешәсе килүчеләр кулларын күтәрә!

Куллар күүп күтәрелде, карар кабул кылынды:
- Кайчан күрешсәк тә, куанычлы күрешүләр көтсен! Әмин!
Күрешүгә көч куючы классташларыбыз! Кайгылар күрмичә, күп-күп куанычлар күрегез!

Киләсе күрешүләргә кадәр, классташларым!

(Илһамия Хафизова, 19.07.2026)

Чыганак: Тимершык көндәлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев