Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Тургай» приютында хезмәт тәрбиясе: балалар теплицаларда мул уңыш үстерәләр

Приют территориясендә урнашкан яшелчә бакчасы һәм теплицалар — моның ачык мисалы

  «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр өчен хезмәт тәрбиясе — педагогик процессның аерылгысыз өлеше генә түгел, ә һәр баланың шәхес буларак формалашуында мөһим этап. Приют территориясендә урнашкан яшелчә бакчасы һәм теплицалар — моның ачык мисалы. Биредә балалар ел әйләнәсенә файдалы эш белән мәшгуль.

Приютның зур, якты теплицаларында помидор һәм кыяр үстерү процессы тулы циклда алып барыла. Тәрбияләнүчеләр:

 – туфракны көздән әзерлиләр, ашламалар кертәләр;

 – орлыкларны утырту һәм үсентеләрне карау (корыту, сирәкләү) серләрен үзләштерәләр;

 – үсемлекләргә су сибү, төпләрен йомшарту һәм авырулардан саклау буенча даими кайгырту күрсәтәләр;

 – өлгереп җиткән уңышны җыю вакытында бер-берсенә ярдәм итеп, тизлеккә эшлиләр.

Җәй көне исә алар мулдан алынган яшелчәләрне чистартырга, сортларга аерырга һәм приют ашханәсенә тапшырырга ярдәм итәләр. Бу балаларга ризыкның кадерен белергә һәм аны табу нинди көч таләп итүен аңларга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев