Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ватан сагына – контракт белән

Билгеле булганча, 1 ап­рель­дән 18 яше тулган егетләрне армиягә чакыру башланды. Шул ук вакытта хәзер югары һәм махсус урта белемле призывникларга контракт буенча да Россия кораллы Көчләрендә хезмәт итү мөмкинлеге би­релә. Сәламәтлеге буенча яраклы саналган очракта, билгеле. Бу хакта тулырак итеп Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис ЗАКИРОВ сөйләде:

– Контракт буенча хәрби хез­мәт үтүче – бу Ватанны профессиональ яклаучы. Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү үзен­дә дәүләт һәм шәхси мән­фәгатьләрне берләштерә,– диде Фәнис Фәрит улы. – Бер яктан бу – Ватаныбызның оборона сә­ләтен ныгытуга ирекле һәм пат­риотик өлеш кертү, икенче яктан – контракт буенча хәрби хезмәт – социаль һәм икътисадый якланганлыкның тотрыклы нигезе. Контракт буенча хезмәт иткәндә акча да күбрәк түләнә. Контракт буенча хезмәтне сайлаганда хәрби хезмәтне үтү урынын да сайлап ала.

–Димәк, контрактчы турыдан-туры махсус хәрби операция зонасына җибәрелә дигән сүз түгел.

 –Сүз Кораллы Көчләр составын контракт нигезендә тулыландыру турында бара. Армия профессионалардан торырга тиеш. Яшькә килгәндә, хәрби килешүләр 18-60 яшьлекләр белән 1 елдан алып 5 елга кадәр төзелә. Майор, подполковник, полковниклар 62 яшькә кадәр дә контрактчы була ала.

 – Акчалата тәэмин ителеш ни­чек?

 –Хәрби хезмәткәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум күләмендә түләү бирәләр. Контрактчы махсус операциядә катнашмаска да мөмкин. Шуңа да хезмәт хакы төрлечә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә аның айлык акчалата тәэмин ителеше 204 мең сумнан башлана. Бу сумма хәрби дәрәҗәгә, вазифага һәм хезмәт итү елларына бәйле. Мәсәлән, взвод командиры яки отделение командиры урынбасарының айлык акчалата хезмәт хакы 242 мең сумнан, отделение командирының 232 мең сумнан, штаб инструкторыныкы 226 мең сумнан, команда-штаб машинасы радиостанциясе җитәкчесенең хезмәт хакы 226 мең сумнан башлана.

Өлкән сапер – 216 мең сум күләмендә, өлкән телефончы - 219 мең, гранатометчы – 211 мең, шофер – 211 мең, повар – 211 мең, укчы - 204 мең, өлкән шофер-электрик – 216 мең, пулеметчы – 216 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алачак. Моннан тыш, контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә аерым социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган. Мәсәлән, Россия Саклану министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы, кредит һәм салым каникуллары, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аларга тиешле льготалар.

– Теләк белдерүчеләр бармы?

– Хәзерге вакытта Саба районыннан – 3, Теләчедән 2 кеше белән контракт төзелде. Кызыксынучылар арта бара. Килешү нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр башта хәрби комиссариатка килә, аннары алар әңгәмә үтәргә Казанга җибәрелә һәм кайда нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәге хәл ителә. Кыскасы, контракт төзүнең уңай яклары да җитәрлек: үзеңне, гаиләңне тәэмин итәрлек хезмәт хакы, бушлай белем алу, яңа җирләрдә яшәү мөмкинлеге – болар барысы да игътибарга  лаек­лы өстенлекләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев