Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча "Снежный Снайпер" ярышлары узды

Ярышлар Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, биатлон федерациясе һәм Спорт әзерлеге үзәге («ТР спорт һәм туризм министрлыгының дәүләт автоном учреждениесе») тарафыннан уздырылды.

Беренчелектә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән спортчылар катнашты. Әлеге ярышта «Сабантуй» спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнашты. 2010 елда туган яшүсмерләр арасында Абдуллин Сәрим 2 урынны яулады. Ситдыйкова Фәридә һәм Шакиров Аяз беренче унлыкка керделәр. Призлы урын алучылар Татарстан Республикасы биатлон федерациясеннән грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев