Шәмәрдәндә «Татарстан кроссы - 2022» узды
Спорт яңалыклары

Шәмәрдәндә «Татарстан кроссы - 2022» узды

«Милләтләр кроссы - 2022» Бөтенроссия йөгерү көнен үткәрү кысаларында Шәмәрдәндә массакүләм йөгерү узды.

«Татарстан кроссы - 2022» массакүләм йөгерешне ачу тантанасыннан соң спортчылар-профессионаллар, спорт сөючеләр, спорт ветераннары,  хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары һәм хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең тизлек сәләтләрен күрсәттеләр.

Фиништан соң номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 


Нет комментариев