Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Улыгызны мин дә яраткан идем»

Гомер буе яшьлек мәхәббәтемне сагынып яшәдем. Бер улыма шул егетнең исемен куштырдым. Ирем бу серләрне белмәде.

Моннан берничә ел элек автобуста бер апа белән таныштым. Сөйләшә торгач, якташлар икәнлегебез дә ачыкланды. Моны белгәч, юлдашым, күптәнге танышын очраткандай, язмышын сөйләп китте.

– Өч улым бар минем, – диде ул. – Һәркайсының үз тормышы. Киленнәрем дә бик әйбәтләр. Шулай да гомер буе күңелне борчып торган сагышым бар. Яшь вакытта яратышып йөргән егетем белән кавыша алмадык. Әти, байлыгына кызыгып, мине елата-елата яратмаган кешемә кияүгә бирде. Башымны тәмугка салганын аңламады. Гомер буе яшьлек мәхәббәтемне сагынып яшәдем. Бер улыма шул егетнең исемен куштырдым. Ирем бу серләрне белмәде. Улыма да әтиләре бакыйлыкка күчкәч кенә сөйләдем.

Аннан кече улымның язмышы да минеке кебек килеп чыкты. Алты ел яратып йөргән кызы белән кавыша алмадылар. Күрше кызы иде ул. Улым өйләнергә тәкъдим ясаган вакытта институтта укый иде. Кыз: “Укып бетергәч кенә чыгам”, – дигән. Шул ачудан улым башка кызга өйләнде дә куйды. Үгетләп тә карадым, тыңламады. Сорап килүчеләр булса да, йөргән кызы бик озак еллар кияүгә чыкмый яшәде. Бер очрашкач: “Сине бик яраткан идек, тәки безнеке була алмадың” – дидем. “Мин үзем дә улыгызны бик яраткан идем, язмыш шулай кушкандыр инде, укып бетергәнне көтмәде бит. Хәзер дә яратам, оныта алмыйм мин аны. Йөрәгем кабул итмәсә дә, ялгыз калудан куркып, яратмыйча гына берәүгә кияүгә чыктым”, – диде ул. Елады хәтта. И-и, тормыш дигәнең...

Ул арада тиешле тукталышка җитеп, юлдашым белән саубуллашып, автобустан төшеп калдым.

Наилә САЛИХОВА.

Чыганак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев